Хәтер. Китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек презентация

Содержание

Слайд 2

Танылган Латыш публицисты Андрис Спрогисның бу китабы Бөек ватан сугышы елларында татар авылына

килеп сыенган латыш балаларының гыйбрәтле язмышы турында сөйли.
Андрис Спрогисның “Олы Мәңгәр –гомер бишеге “ дигән китабына буктрейллер.

Слайд 3

Безнең өчен гомерләрен кызмаган бабаларыбызны онытмас өчен, хәтерне югалтмас өчен, сугыш турындагы китапларны

балачактан укырга кирәк.
Без сезгә хәтерләрдә уелып калырлык китаплар белән танышырга тәкъдим итәбез.

Слайд 4

Лиепая шәһәрендә “Кроте” пионерлагерында балалар ял итә. Аларның матур итеп көлгән тавышлары ишетелеп

тора. Кем уйлаган “сугыш” дигән сүз бу балаларның тормышын шулай нык үзгәртер дип.

Слайд 5

Кичә төнлә немецлар бер гөнаһсыз сабыйларны вәһшиләрчә үтергәннәр.

Слайд 6

Балаларны фронттан ераккарак алып китәргә кирәк. Дошманны ерак үткәрмәбез.

Слайд 7

Озын юлда безне ниләр көтә икән?

Слайд 8

Бу шөбһәле минутларда кайтыр юлның меңнәрчә чакрым булуын һәм дүрт елга сузылуын кем

башына китерсен икән.

Слайд 9

5 июль . Озын юлдан соң урманда төн кунарга калдык.Төн уртасында куркыныч гүләү

тавышларына уянып китсәк, безнең баш өстендә һава сугышы бара.

Слайд 10

...Эсселектән, билгесезлектән ачлыктан

әлсерәп барганда юл чатында чал чәчле бер картны очраттык. Ул

безгә капчыкка тутырган эре-эре шикәр кисәкләре сузды. Шикәр кисәкләре күреп башлар әйләнеп китте.

Слайд 11

Ниһаять...
Вагоннарга кереп утырдык.
Ләкин бомба уртадага вагоннарның берсенә төшеп шартлады.

Слайд 12

Төтен, ялкын телләре күтәрелә. Йөрәк өзгеч ыңгырашу, шашып “Әни” дип кычкырган тавышлар ишетелә.Вагоннардан

үз аяклары белән чыга алган балалар арыш басуына таба йөгерәләр.

Слайд 13

Иң куркынычы
балалар
күз яше.

Слайд 14

Йөрәкләрне кемнәр җылытыр икән ???

Слайд 15

Кемнәр кулларын сузар?

Слайд 16

Очсыз – кырыйсыз булып тоелган михнәтле юлның азагы Олы Мәңгәр дигән татар авылы

булып чыга. Мең төрле газаплардан соң биредә бар нәрсә күркәм, якты булып күренә аларга.

Слайд 17

ЯКТЫЛЫК.

МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК.

БӘХЕТ...

Слайд 18

Йөрәкләре белән җылыттылар алар безне, йөрәкләре белән сөйләштеләр” дип яза
Мария Судмалис татар

апалары турында.

Слайд 20


Әнкәй кебек булды безгә, И газиз татар иле!— Юмарт була белдең, Назлы була белдең!— Сагынмыйча сине мөмкинме?

Слайд 21

Латыш балаларын Мәңгәрдә ниләр көткәнен, сугыштан соң аларның тормышы ничек булуын, аларның үсеп

кем булуларына җавапны барысын да “Олы Мәңгәр – гомер бишеге” дигән китаптан укып белә аласыз. Уңышлар Сезгә !
Имя файла: Хәтер.-Китапларда,-йөрәкләрдә-мәңгелек.pptx
Количество просмотров: 181
Количество скачиваний: 0