Слайд 2
![Эшнең төп соравы Үткән буыннарда, нәселдә нинди шәхесләр бар?](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/451346/slide-1.jpg)
Эшнең төп соравы
Үткән буыннарда, нәселдә нинди шәхесләр бар?
Слайд 3
![Эшнең максатлары 1.Гаилә архивындагы кыйммәтле документларны, фотосүрәтләрне, хатларны, иске кулъязмаларны](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/451346/slide-2.jpg)
Эшнең максатлары
1.Гаилә архивындагы кыйммәтле документларны, фотосүрәтләрне, хатларны, иске кулъязмаларны өйрәнү.
2.Нәсел агачын
– шәҗәрәмне төзү.
3.Нәселебезгә караган шәхесләр турында материал туплау.
4.Барлык туганнарны әлеге изге эшкә тарту.
5.Доклад hәм презентация әзерләү.
Слайд 4
![Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен белү дигән сүз.](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/451346/slide-3.jpg)
Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан
үтү тәртипләрен белү дигән сүз.
Слайд 5
![Шәҗәрә төрләре Күтәрелә баручы шәҗәрә – бу шәҗәрәдә аерым бер](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/451346/slide-4.jpg)
Шәҗәрә төрләре
Күтәрелә баручы шәҗәрә – бу шәҗәрәдә аерым бер кешедән башлыйлар,
аннан соң буыннар буенча атасына, бабасына, бабасының атасына h.б., билгеледән билгесезлеккә баралар.
Төшә баручы шәҗәрә - бу шәҗәрәне иң ерак ата-бабадан башлыйлар hәм аннан соңгы яшерәк буыннарга күчәләр.
Ирләр шәҗәрәсе – анда ирләрдән килеп чыккан буыннарны гына күрсәтәләр, хатыннары янәшә язып куела.
Катнаш шәҗәрә – анда ир-ат hәм хатын кыз рәте буенча барлык ата-бабаны күрсәтәләр.
Туганлык шәҗәрәсе – булган якын туганнар языла.
Слайд 6
![Эш буенча нәтиҗәләр 1.Мин үземнең гаилә шәҗәрәсен төзегәндә шуны аңладым:](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/451346/slide-5.jpg)
Эш буенча нәтиҗәләр
1.Мин үземнең гаилә шәҗәрәсен төзегәндә шуны аңладым: әби-бабаларны өйрәнгәндә
кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә, татар милләте тарихы белән якыннан таныша.
2.Мин үземнең гаиләмнең шәҗәрәсен төзедем.
3.Нәселебездә булган күренекле шәхесләр – туганнар турында тулырак мәгълүмәт алдым.