Слайд 2Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Малай Акбай белән уйный. Эт
әле кечкенә. Этнең уйныйсы килә. Малай эткә таяк ыргыта.
Слайд 3Сорауларга җавап бирегез.
Кем Акбай белән уйный?
Эт нинди?
Этнең
уйныйсы киләме?
Малай эткә нәрсә ыргыта?
Слайд 4Сүзләрне укыгыз. Нинди аерма бар?
утыр+а
бас+а
аш+ый
яз+а
кил+ә
өйрән+ә
утыр+мый
бас+мый
аша+мый
яз+мый
кил+ми
өйрән+ми
Слайд 5 Эшнең үтәлүен белдергән фигыльләргә -а, -ә, -ый, -и аффикслары ялгана. Нишли? соравына
җавап бирә.
Эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә –мый, -ми аффикслары ялгана. Нишләми? соравына җавап бирә.
Слайд 6
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
Слайд 7
Отрицательная форма глагола настоящего времени.
Слайд 8Өзекләрдән эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләрне табыгыз.
1. Ә бер мәлне, нигәдер,
Яратмый да башлады,
Ашатмый да башлады.
2. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.
Слайд 9
Эш үтәлмәсә, бу фигыльләр ничек үзгәрер иде?
Ярата, ашата, уйный, ята, ауный, бирә.
Слайд 10Сорауларга җавап бирегез.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасына нинди кушымчалар ялгана?
- мый кушымчасы
нинди сүзләргә ялгана?
-ми кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?
Нинди сорауга җавап бирә?
Слайд 11 Нәтиҗә
Эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә –мый, -ми аффикслары ялгана, нишләми? соравына җавап
бирә.
Слайд 12- Нәрсәләр белдегез?
Нәрсә авыр булды?
Слайд 13Өй эше.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын кулланып 2 җөмлә төзеп язарга.