Саннар. Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар презентация

Содержание

Слайд 2

Беләге юан берне егар,
белеме юан меңне егар.

Слайд 3

Нинди сүз төркеме сан дип атала?
Предметның санын,исәбен белдереп, күпме? никадәр? ничәнче? ничәшәр? ничәләп?

ничәү? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала.

Слайд 4

Ясалышлары ягыннан саннарның нинди төрләре бар?

Слайд 5

ЯСАЛЫШЫ ЯГЫННАН САННАР
тамыр тезмә
кушма парлы

Слайд 6

Нинди сан төркемчәләрен беләсез?

Слайд 7

САН ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ
Микъдар саны
Тәртип саны
Бүлем саны
Җыю саны
Чама саны

Слайд 8

Тәртип саны ничек ясала?
Чама саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
Бүлем саны нинди сорауларга җавап

бирә?
Җыю саны нинди сорауларга җавап бирә?

Слайд 9

2011 нче ел – ике мең унберенче ел
VI сыйныф – алтынчы сыйныф
442

чыршы – дүрт йөз кырык ике чыршы
74,7 га җир – җитмеш дүрт бөтен уннан
җиде га җир
50-55ләп кеше – илле–илле бишләп кеше
бакчаның
¼ өлеше – бакчаның дүрттән бер
өлеше
12 нче бала – уникенче бала

Слайд 10

Тест
1. Әхмәт Фәйзинең “Кечкенә Апуш” әсәреннән алынган кайсы җөмләдә тәртип саны кулланылган?
а)

Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды.
ә) Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды.
б) Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр, бер- берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды...
в) Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән – икәү калалар.

Слайд 11

2. Дөрес җавапны табыгыз.
а) Сан – ул предметны һәм санаганда аның тәртибен

күрсәтүче мөстәкыйль сүз төркеме.
ә) Сан – ул предметның санын, исәбен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.
б) Сан – ул предметның санын, исәбен, санаганда предметларның тәртибен белдерә торган ярдәмче сүз төркеме.
в) Сан – ул предметның билгесен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

Слайд 12

3. Дөрес булмаган җавапны күрсәтегез.
а) кырык сигез – бу микъдар саны;
ә)

бишәү – бу җыю саны;
б) дүрттән бер – бу чама саны;
в) утыз алтышар – бу бүлем саны.
4. Хаталы юлны күрсәтегез.
а) биш, унбиш, илле, биш йөз;
ә) җиде, ун җиде, җитмеш, җиде йөз;
б) алты, уналты, алтмыш, алты йөз;
в) сигез, унсигез, сиксән, сигез йөз.
Имя файла: Саннар.-Беләге-юан-берне-егар,-белеме-юан-меңне-егар.pptx
Количество просмотров: 6
Количество скачиваний: 0