Синоним һәм антоним сыйфатлар. 6 нчы сыйныф презентация

Содержание

Слайд 2

- Исәнме, дустым! ( кулларын бирешәләр) - Хәлләрең ничек? ( куларын иңсәгә

куялар) - Син кайда булдың? ( колакларын тоталар) - Мин сагындым! ( кулны йөрәккә кую) - Син килдеңме? ( кулларны якка җәяләр) - Мин бик шат! ( кочаклашалар)

Слайд 3

Бирем. Игътибар белән мәкальләрне һәм табышмакларны укыйк әле. Сыйфатларны табып ачыклыйк. Нинди сыйфатлар

табарсыз?
Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.
Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.
Вөҗданы пакъ- йөзе ак.
Теле озынның акылы кыска.

Слайд 4

Аяксыз-кулсыз
ак-кара
озын-кыска
пакъ-ак

Слайд 5

Дәреснең темасы :
Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Слайд 6

Егерме сигезенче гыйнвар.
Сыйныф эше.
Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Слайд 7


Синоним сыйфатлар Антоним сыйфатлар

Сыйфатлар.

Слайд 8

Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп

була. Андый сыйфатларны мәгънәдәш ягъни синоним сыйфатлар дип атыйлар. ( Олы, зур, дәү; начар, яман, әшәке)
Антоним сыйфатлар – мәгънәләре буенча предметның бер - берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр. ( Чиста-пычрак, бай-ярлы, юеш – коры)

Слайд 9

Шикәр ак, ә күмер....
Кышын көн кыска, ә төн ......

Бирем. Антоним сыйфатлар өстәп ,

җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Слайд 10

Таш авыр, ә шар .....

Китап калын, ә дәфтәр.........

Слайд 11

Алма баллы, ә лимон.......
Кар йомшак, ә боз.........

Слайд 12

“ Парын тап” уены. Синоним сыйфатларның парларын табарга.

Акыллы
Татлы Баллы
Кечкенә Бәләкәй
Күренекле Атаклы
Салкын
Матур Күркәм
Суык
Зирәк

Слайд 13

149 нчы бит, 192 нче күнегү. Бирем. Синоним сыйфатларның мәгънәләрен ачыклагыз. Аларны файдаланып,

җөмләләр төзеп укыгыз.

1) матур, чибәр, сылу, гүзәл, зифа; 2) кыен, читен; 3) олы, өлкән, зур; 4) юка, нәзек, нечкә.

Слайд 14

Антоним һәм синоним сыйфатлар турында ниләр белдек?
Ничек белдек? Дәрестә нәрсә эшләдек?

Слайд 15

Өй эше: 139 нчы күнегү.Сыйфатларның антоним парларын табып сызык аша языгыз.
Иҗади эш.

Синоним һәм антоним сыйфатларны кертеп, дустыңа характеристика язу.

Слайд 16

Рәхмәт миңа!
Рәхмәт сиңа!
Рәхмәт сезгә!
Рәхмәт безгә!
Рәхмәт барчабызга!

Имя файла: Синоним-һәм-антоним-сыйфатлар.-6-нчы-сыйныф.pptx
Количество просмотров: 4
Количество скачиваний: 0