Слайд 2 Ун - ничә?
Өченче - Ничәнче? Җиделәп - Ничәләп? Уникешәр - Ничәшәр?
Бишәү - Ничәү?
Слайд 3 ун түтәл,
җиделәп капчык, уникешәр чиләк, егерме тартма,
илле биш
кило җимеш.
Слайд 4Нәтиҗә : Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? кебек
сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала. Саннар язуда цифрлар һәм сүзләр белән дә белдерелә ала. Цифрлар – санның шартлы билгесе. Сан ачыклаган исем саналмыш була.
Слайд 5Бакчада.
Без язын бакчада бик тырышып яшелчә, җиләк-җимеш утырттык. Җәй буе үсентеләрне
карадык, чүпләрен утадык. Көзен исә мул уңыш җыеп алдык. Барлыгы ун түтәлдән җиделәп капчык суган чыкты. Калган ике олы түтәлдән уникешәр чиләк кишер җыйдык. Бакчада алмагачлар бишәү. Аларның икесеннән егерме тартма алма алдык. Өченчесеннән ун тартма чыкты. Карлыган куакларыннан илле биш кило җимеш җыйдык.
Слайд 6“Бер кешенең алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы
бар?
“Бер агачка сандугачлар килеп кунган. Һәр ботакка икешәр сандугач кунса, бер ботак җитми. Өчәр кунса - дүрт ботак артып кала. Ничә сандугач, ничә ботак булган?”
Слайд 7БИРЕМ
Составына сан кергән сүзләр язарга. Мәсәлән: алтын
Слайд 8Түбәндәге тамгаларны укыгыз: 6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 1дәм, 1лек.
Слайд 9Нинди сан исем дә, фигыль дә була ала?
Слайд 10Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли?
Слайд 11Нинди сәгать вакытны тәүлеккә ике генә мәртәбә дөрес күрсәтә?