Слайд 2
Озын, яшел сөңге тотып,
Үсә җәен түтәлдә,
Ә кыш җиткәч, бик файдалы
Томау белән ютәлдән
Слайд 3
Суган
Слайд 4
Сибәләп кенә уза,
Чиләкләп тә булгалый, Кайчак кәефне боза,
Елмайтып та алгалый.
Слайд 5
Яңгыр
Слайд 6
Кояш – әтәч иртә таңнан
Аларны йөри чүпләп....
Әмма кичкә таба ул
Кабат кагына күпләп!
Слайд 7
Йолдыз
Слайд 8
Алмаш – тилмәш өч күз яна:
Яшел, сары һәм кызыл
Урамда исән йөрергә
Булыша ул көнозын.
Слайд 9
Светофор
Слайд 10
Тышы – яшел, эче – кызыл,
Җылы якларда үсә.
Бигрәк баллы, бигрәк сусыл! Исемен әйт
әле, белсәң ?
Слайд 11
Карбыз
Слайд 12
Өебездә күптән яши
Нәни тимер тылсымчы:
Өс – башны пөхтәләндерә –
Һич калдырмый җыерчык!
Слайд 13
Үтүк