Мәңгелеккә китеп барышлый…( язучы-шагыйрь Нур Әхмәдиев иҗаты) презентация

Содержание

Слайд 2

Нур икәнсең-акла исемеңне, Тиккә генә исем бирелми. Мәңгелекнең якташыдыр җаның, Яшим, яшим- өмет

сүрелми.

Нур икәнсең-акла исемеңне, Тиккә генә исем бирелми. Мәңгелекнең якташыдыр җаның, Яшим, яшим- өмет сүрелми.

Слайд 3

Сандугачлар белән иш булырлык- Татарымның моңлы баласы мин.

Нур Әхмәдиев

Сандугачлар белән иш булырлык- Татарымның моңлы баласы мин. Нур Әхмәдиев

Слайд 4

Нәшер ителгән китаплары

“Аһәң ”, 1980; “Баллы яңгыр”,1984;
“Ак бишек ”, 1987 ; “Сөембикә йол-
дызлыгы”,

1988; “Кояш эзләүче ма-
лай”,1989; “Күктә ничә йолдыз
бар?”, 1991; ”Яралы күк”,1994; “Күз-
гә күз”, 1996; “Атларым-колынна-
рым”, 1997; “Чәчәк”,1999; “Чакма-
таш”, 2000; “Сайланма әсәрләр”
4 томда, 2001 - 2003: I том. ”Ва-
сыять”, 2001; II том .“Хәерле көн”,
2002; III том. “Суга язылган хакый-
катьләр”, 2002; IV том. Повестьлар,
киносценариилар, 2003; “Амбирак”,
2003; ”Абага чәчәге”, 2006 и һ.б.

Нәшер ителгән китаплары “Аһәң ”, 1980; “Баллы яңгыр”,1984; “Ак бишек ”, 1987 ;

Слайд 5

Биографиясеннән...

1946 нчы елның 14 нче декабрен-
дә Азнакай районы Әсәй авылын-
да Гариф абый

һәм Бәдриямал
апалар аиләсендә туа. Ул бала
чагында күренекле рәссам яки
философ булу турында хыялла-
на.
Әйе, бүген Нур Әхмәдиев күре-
некле, ләкин рәссам , философ
буларак түгел, ә шагыйрь, язучы,
журналист, ике дистәләп китап
авторы.

Биографиясеннән... 1946 нчы елның 14 нче декабрен- дә Азнакай районы Әсәй авылын- да

Слайд 6

Тематиканы билгелә.

Бирем :
Шигырьне тыңларга
һәм темасын билге-
ләргә. Нәтиҗә ясар-
га, мисал китерергә.

Тематиканы билгелә. Бирем : Шигырьне тыңларга һәм темасын билге- ләргә. Нәтиҗә ясар- га, мисал китерергә.

Слайд 7


Күкләрне ярасыз димәгез, Аңарда йөз яра, мең яра. Кешеләр ут белән уйныйлар,

Кешеләр күк белән шаяра.

Күкләрне ярасыз димәгез, Аңарда йөз яра, мең яра. Кешеләр ут белән уйныйлар, Кешеләр күк белән шаяра.

Слайд 8

Табигатькә сакчыл караш

Нәтиҗә:
Шагыйрь үзебезне бар ит-
кән, сыендырган,туендыр-
ган табигатьнең яклаучысы
булып гәүдәләнә. Әйләнә-
тирә мохитнең бөтенлеге
җирдән

генә түгел, күкләр-
дән дә бәйле икәнлеген ис-
кәртә. Бу темага “Йокысыз-
лык”,“Яралы күк”, “Туган як”
циклына кергән шигырьлә-
рен күрсәтә алабыз.

Табигатькә сакчыл караш Нәтиҗә: Шагыйрь үзебезне бар ит- кән, сыендырган,туендыр- ган табигатьнең яклаучысы

Слайд 9


Була шундый мизгел: Җан өши дә Җылынырга авылыма кайтам. Йөгерә-йөгерә каршы чыгалар

да, Үр җитәрәк туктап калалар. Үзебезнең якта каеннарым Мине шулай каршы алалар.

Була шундый мизгел: Җан өши дә Җылынырга авылыма кайтам. Йөгерә-йөгерә каршы чыгалар да,

Слайд 10

Туган якка мәхәббәт

нәтиҗә :
Туган якка мәхәббәт хисе белән
сугарылган шигырьләр Н. Әх-
мәдиев иҗатында

аеруча күп.
“Туган җирдә”, “Әсәй турында
җыр”, “Тымытыгым”, “Кичке
авыл”, “Туган авылым” –шулар-
ның берничәсе генә. Нур Әхмә-
диев, Сәгыйть Рәмиев кебек,
шәһәрдә авылын сагынып
яшәүче авыл баласы .

Туган якка мәхәббәт нәтиҗә : Туган якка мәхәббәт хисе белән сугарылган шигырьләр Н.

Слайд 11

Сау бул ,әткәй, Сау бул, әнкәй җаным, Хат алуга дога кылыгыз. Тизрәк күрешүне

өмет итеп, Сәлам белән- сезнең улыгыз.

Сау бул ,әткәй, Сау бул, әнкәй җаным, Хат алуга дога кылыгыз. Тизрәк күрешүне

Слайд 12

Ата-анага, туганнарына, кадерле затларына мәхәббәт, хөрмәт

Нәтиҗә:
Ата-анага, туганнарына, авыл-
дашларына мәхәббәт хөрмәт
темасы. Мәхәббәт

төшенчәсенә
туган илгә, туган җиргә,кешеләр-
гә, үз якыннарыңа - әти- әниеңә,
туганнарыңа, кадерле затларыңа
булган хисләрне дә кертергә кирәк.“ Фәрит энекәшкә”, Авыл-
га хат”, “Апалар”, “Әткәйгә”, “Диа-
лектика”, “Авылдашым”, “Авыл
иртәсе” шигырьләрен шул темага
кертер идем.

Ата-анага, туганнарына, кадерле затларына мәхәббәт, хөрмәт Нәтиҗә: Ата-анага, туганнарына, авыл- дашларына мәхәббәт хөрмәт

Слайд 13

Әнкәңне дә апкитәрләр, Халык дошманының Яңа туган баласы да Куркыныч бит аның.

Әнкәңне дә апкитәрләр, Халык дошманының Яңа туган баласы да Куркыныч бит аның.

Слайд 14

Репрессия еллары турында уйланулар

Илебез тарихында кайгы -хәс-
рәт, кан-яшьләр, гаепсезгә хө-
кем ителгәннәрнең төрмә

ди-
варларында, себер тайгала-
рында калган сәламәтлеклә-
ре, вакытсыз киселгән гомер-
ләре, кимсенү, хурлык чоры
булган шәхес культы еллары
турында Н. Әхмәдиев ачынып
яза. “1937 ел”, “Илдән сөрел-
гәннәр кайтавазы”, “Колыма
шигыре”, “Кушуч арыш” поэ-
масы гаепсезгә хөкем ител-
гәннәрнең җан авазы булып
яңгырый.

Репрессия еллары турында уйланулар Илебез тарихында кайгы -хәс- рәт, кан-яшьләр, гаепсезгә хө- кем

Слайд 15

Кемдә дә бер йөрәк, Кемдә дә бер гомер. Ир-егет ил өчен Гомерен дә

бирер.

Кемдә дә бер йөрәк, Кемдә дә бер гомер. Ир-егет ил өчен Гомерен дә бирер.

Слайд 16

Батырлык, патриотизм

Татар халкында бөтен гомерен,
хезмәтен халкына багышлаган, яу-
ларда батырларча башларын сал-
ган геройлар

бик күп. Н.Әхмәдиев
олуг шәхесләребезне, батыр як-
ташларыбызны шигырьләре аша
киләчәк буыннарга да үрнәк итеп
җиткерә. “Бакый Урманчега мәд-
хия”, “Каюм Насыйри”, “Тукайга”,
“Йөрәк турында баллада”, “Писто-
лет һәм шагыйрь турында балла-
да” һ. б. шигырьләре батырлык
темасына керә.

Батырлык, патриотизм Татар халкында бөтен гомерен, хезмәтен халкына багышлаган, яу- ларда батырларча башларын

Слайд 17

Ходай каршында тигезләр, Барыбыз кардәш туган. Ләкин юлдан туфрак алган, Пирамида-Хуфудан. Бездән исә

нәрсә калыр? Хуфу дәшми бу юлы. Кайдан белсен, Без бөтенләй Башка тираннар колы.

Ходай каршында тигезләр, Барыбыз кардәш туган. Ләкин юлдан туфрак алган, Пирамида-Хуфудан. Бездән исә

Слайд 18

Тормыш, яшәеш, үлем турында фәлсәфи уйланулар

“Пирамидаларга карыйм - сыеп
бетми хәтта уйларга,”- дип,

әдип
“Җиде могҗизаның берсе”нә хәй-
ран калуын яшерә алмый.Биш мең
еллык чал тарих сеңгән сфинкс-
лар янында нинди генә фәлсәфи
уйлар тумаган. “Помпей колонна-
сы” исемле шигырьдә патшаларны
гына түгел, тиран булырга тырыш-
кан вак-төяк хакимнәрне, түрәләр-
не дә сискәндерерлек фикерләр
әйтелә. “Газиз дошманыма”, “Ри-
цага күтәрелү”, “Пицунда хикәяте”-
шагыйрьнең тормыш, яшәеш, го-
мер, үлем турындагы фәлсәфи
уйланулары.

Тормыш, яшәеш, үлем турында фәлсәфи уйланулар “Пирамидаларга карыйм - сыеп бетми хәтта уйларга,”-

Слайд 19

Туган җирне сайламыйсың Татар булгач атам-анам. Рус түгел мин, бүтән түгел- Шуның белән

горурланам.

Туган җирне сайламыйсың Татар булгач атам-анам. Рус түгел мин, бүтән түгел- Шуның белән горурланам.

Слайд 20

Туган телне саклау

Телне саклау- милләтне, нәселне, халыкны,
илне саклау ул. Нур Әхмәдиев-Тукай, Исхакый-
лар

кебек, үз татарының милләтпәрвәр улы. ”Әлмәт татары”, ”Татар йөрәге”, “Татарым”,
“Сандугачка аңа барыбер”, “Ирекле коллар”,
“Татарыма” шигырьләре, “Чукындыру” поэмасы
туган телне саклау, милләтең белән горурлану
темасына язылган.

Туган телне саклау Телне саклау- милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул. Нур Әхмәдиев-Тукай,

Слайд 21

Пар былбыллар кавышсалар, Җыру тынмас. Яна белмәгән йөрәккә Былбыл кунмас.

Пар былбыллар кавышсалар, Җыру тынмас. Яна белмәгән йөрәккә Былбыл кунмас.

Слайд 22

Мәхәббәт, сөю- мәңгелек хис

Мәхәббәт - мәңгелек хисләр
дәрьясы, шагыйрьләрне һәр-
вакыт үзенә җәлеп итеп, дул-
кынландырып

торучы бер ха-
ләт. Гасырлар буе агып та
саекмас чишмә, сулмас гөл
ул. Шагыйрь иҗатында бу те-
мага шактый урын бирелгән.
“Чакматаш” җыентыгында
әдип бу темага караган ши-
гырьләрен “Мәҗнуниана” дип
исемли.

Мәхәббәт, сөю- мәңгелек хис Мәхәббәт - мәңгелек хисләр дәрьясы, шагыйрьләрне һәр- вакыт үзенә

Слайд 23

Мин, кешеләр, сезне гел яраттым, Кычкырмадым гына бу хакта. Мәхәббәтем, тыйнак шигырь булып,

Йөрәгемнән күчте китапка.

Мин, кешеләр, сезне гел яраттым, Кычкырмадым гына бу хакта. Мәхәббәтем, тыйнак шигырь булып, Йөрәгемнән күчте китапка.

Слайд 24

Өй эше: “Сүзләр тезәм”, “Әле ярый кеше булганмын”, “Биек булмаса да тауларым бар”,

“Үз мичемнең тө-тене” шигырьләрен укып, теманы билгеләргә. Дәрес презентация-сен флешкага алып,нәтиҗәләрне әдәбият дәфтәренә язарга.

Өй эше: “Сүзләр тезәм”, “Әле ярый кеше булганмын”, “Биек булмаса да тауларым бар”,

Имя файла: Мәңгелеккә-китеп-барышлый…(-язучы-шагыйрь-Нур-Әхмәдиев-иҗаты).pptx
Количество просмотров: 10
Количество скачиваний: 0