Слайд 2
![Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-1.jpg)
Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды,
күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
Слайд 3
![Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-2.jpg)
Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды.
Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
Слайд 4
![Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга,](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-3.jpg)
Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай
шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
Слайд 5
![Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай — кызга, кыз](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-4.jpg)
Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай — кызга, кыз —
әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Слайд 6
![Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай —](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-5.jpg)
Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга,
кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Слайд 7
![Песи тычканны чакырып китерде.](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-6.jpg)
Песи тычканны чакырып китерде.
Слайд 8
![Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/587652/slide-7.jpg)
Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз —
әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга ябышты.