Процент төшенчәсе белән танышу. Процентлар табу презентация

Содержание

Слайд 2

Телдән исәпләү

0,5 * 8
+ 1,2
- 2,5
: 3

Сантиметрда күрсәтергә:
3,23 ДМ

=
62,5 ДМ =
1,32 М =

Слайд 3

Тәлдән исәплә:

Слайд 4

Сораулар

Бер центнерда ничә килограмм? Килограмм центнерның нинди өлешен тәшкил итә?
Бер метрда ничә сантиметр?

Сантиметр метрның нинди өлешен тәшкил итә?
Бер гектарда ничә ар?
Бер ар гектарның нинди өлешен тәшкил итә?

Слайд 5

Дәфтәрләргә язарга:

1 кг –центнерның бер проценты
1 см –метрның бер проценты
1 а –гектарның бер

проценты
0,02 –2 санының бер проценты

Слайд 6

Йөздән бер өлешне процент дип атыйлар. Кыскалык өчен саннан соң килүче процент сүзен

% белән алыштыралар

Слайд 7

Тарихтан
«Процент»сүзе латинча «pro centum» сүзеннән килеп чыккан, төгәл тәрҗемәсе «йөздән» дигәнне белдерә.
Процентларны

Борыңгы Римда киң куллана башлыйлар. Римлылар процент дип түләнгән акчаның йөздән берен атаганнар.
%тамгасы басмадагы хата аркасында килеп чыккан дип исәпләнә. 1685 елда Парижда сәүдә арифметикасы буенча кулланма-китап басылып чыга һәм анда хәреф җыючы ялгыш cto урынына %тамгасын җыя. Шушы хатадан соң күп кенә математиклар, процентны тамгалау өчен, %тамгасын файдалана башлый, ул әкренләп гомуми кулланышка кереп китә.

Тарихтан

Слайд 8

Римлылардан процент
Европа халкына тарала.
Европада процент
1000 елдан соң гына керә.

Аны бельгия галиме
Симон Стевин ача.
Ул 1584 елда
беренчеләрдән булып
процентлар таблицасын
бастырып чыгара.

Слайд 9

Мәсәлән:
5% (биш процент)
10% (ун процент)
100% (йөз процент)

Процент ни өчен кирәк?

Слайд 10

Процентлар бөтеннең кисәкчекләрен үзара чагыштыруны җиңелләштерә, исәпләүне гадиләштерә, шуңа да киң таралган. Мәсәлән,

барлык эшнең ничә проценты эшләнүен, китапның ничә бите укылуын, песокның вареньеда күпме булуын, диңгез суында күпме тоз булуын һәм башкалар.

процентка карата мисал.

Слайд 11

Мәсьәлә.

100 м

35 %

Вакыт 1 сәг.

Барлык юлны 100% дип алабыз, 1%ка 1 м туры

килә. Ә 35%ка - 35 м. Кыз 35м юл үткән, ә күпме үтәсе калган?

Слайд 12

Ни өчен барлык юл 100%дип алына, ник, 70% ; 50%;60% дип алынмый?

Чөнки йөздән

бер өлешне процент дип атыйлар . Ә 1% - йөздән бер өлеш ул, шулай булгач барлык зурлык 100%.
1% = 0,01

Слайд 13

Исеңдә тот!

Процентны унарлы вакланмага күчерү өчен , процентлар санын 100 гә бүлергә яки

0,01 гә тапкырларга кирәк
Мисал:
125%= 125:100=1,25 яки
125%=125 * 0,01= 1,25

Слайд 14

Үзлектән эш

Процентны унарлы вакланма белән язарга:
143% =
56% =
7,2% =

1,43

0,56

0,072

тикшер

Слайд 15

Истә тот!

Унарлы вакланманы процентка әйләндерү өчен, аны 100% ка тапкырларга кирәк
Мәсәлән,
0,7 = 0,7

* 100% = 70%
0,45 = 0,45 * 100% = 45%

Слайд 16

Үзлектән эш

Унарлы вакланманы процентка әйләндерергә:
0,8 =
0,15 =
0,07 =
1,23 =

15%

80%

7%

123%

тикшер

Слайд 17

Үзеңне тикшер!

Кайсысы дөрес?
а) 1% = 0,01
б) 1% = 0,100
в) 1% = 100
г) 1%

= 0,1

Слайд 18

Үзеңне тикшер!

2. 5%? ны унарлы вакланма белән алыштыр
а) 0,5
б) 5,0
в) 0,005
г) 0,05

Слайд 19


1-5

1-4

1-2

3-4

Телдән исәпләргә. процентны унарлы вакланмага әйләндереп таблицаны тутырырга

Слайд 20

Үзеңне тикшер!

3. 120%ның унарлы язылышы?
а) 120% = 12,0
б) 120% = 1,2
в) 120% =

1,02
г) 120% = 0,12

Слайд 21

Таблицаны тутыр

4

Слайд 22

Йомгаклау

-Бүген дәрестә нинди төшенчә белән
таныштык?
-Процент дип нәрсә атала?
-Аны ничек

табарга?
-Процент кайда кулланыла?
-Нәрсәгә өйрәндек?
-Унарлы вакланманы процентка ничек әйләндерәләр?
Процентны унарлы вакланманы ничек күчерергә?
-Үзбәя

Йомгаклау

Имя файла: Процент-төшенчәсе-белән-танышу.-Процентлар-табу.pptx
Количество просмотров: 18
Количество скачиваний: 0