Музейга материаллар туплау эшенә ТИН укытучысы Гайнуллин Ф.К. җитәкчелегендә «Аҗаган» хәрби-патриотик клубы әгъзалары
бик теләп алынды. Кыска гына вакыт эчендә алар сугыш ветераннары белән очрашулар уздырып, шушы мәктәптә белем алган ветераннар белән элемтә булдырдылар. Сугыш һәм хезмәт ветераннары Әхмәтов Салих, Гайнуллин Нурлыгәрәй, Кәримов Фәнил абыйлар музейга истәлекле экспонатлар тапшырдылар. Әфган, Чечня сугышында катнашучы якташларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Музейда хәзерге көндә хәрби хезмәттәге укучыларыбыз белән хат алышу почмагы бар. Анда аларның армия тормышыннан кызыклы вакыйгалар, булачак
солдатларга киңәшләре, фотолары урын алды.
Творческая мастерская «Әби-бабамнар эзеннән”
«История татарского народа»