Слайд 2
![Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Фарсыча](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/542746/slide-1.jpg)
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Фарсыча “Нәү”-яңа, “рүз”-көн
дигәнне аңлата. Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме.
Слайд 3
![УКУЧЫ БАЛАЛАР ЙОРТТАН-ЙОРТКА КЕРЕП, “НӘҮРҮЗ ӘЙТЕП” ЙӨРГӘННӘР: АЧ ИШЕГЕҢ КЕРӘБЕЗ,](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/542746/slide-2.jpg)
УКУЧЫ БАЛАЛАР ЙОРТТАН-ЙОРТКА КЕРЕП, “НӘҮРҮЗ ӘЙТЕП” ЙӨРГӘННӘР:
АЧ ИШЕГЕҢ КЕРӘБЕЗ,
НӘҮРҮЗ
ӘЙТӘ КИЛӘБЕЗ,
ХӘЕР-ДОГА КЫЛАБЫЗ,
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД!
Слайд 4
![Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/542746/slide-3.jpg)
Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз
намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.
Слайд 5
![“Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/542746/slide-4.jpg)
“Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак
кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.
Слайд 6
![Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә” дип игълан иткәннәр.](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/542746/slide-5.jpg)
Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап
“Нәүрүз-бикә” дип игълан иткәннәр.