Фән һәм белем бирү. Җәмгыять белеме. 6 нчы сыйныф. презентация

Слайд 2

Нәрсә ул фән?
Фәннәр классификациясе.
3. Белем алу хокукы.
4. Кабатлау
5. Өй эше

Дәрес планы

Слайд 3

Фән – әйләнә-тирә дөнья турында белемнәр туплау һәм аларны системага салу
Фәннең функциясе
Табигать, җәмгыять

процессларын һәм күренеләшләрен сурәтли, аңлата һәм алдан күрә.
Әле Борынгы дөньяда ук фәнни чаткылар күренә башлый. Ләкин фәннәргә 16-17 нче гасырдан башлап кына ныклы нигез салына башлый. Бүгенгесе тормышта фән һәм белем зур роль уйный.

1. Нәрсә ул фән?

Слайд 4

2. Фәннәрнең классификациясе

Фәннәр шартлы рәвештә табигать фәннәренә, иҗтимагый, гуманитар һәм техник фәннәргә бүленә
Табигать

фәннәре: физика, биология, химия. Алар табигатьне өйрәнә.
Иҗтимагый фәннәр. Җәмгыять тормышының төп сфераларын (якларын) тикшерә.
Политология (сәясәт фәннәре) җәмгыятьнең сәяси оешмасын тикшерә (дәүләт тезелешен, сәяси партияләрнең, парламент, хокумәт эшчәнлеген)
Икътисад (экономика) җитештерүне һәм гомумән кешеләрнең икътисадый эшчәнлеген өйрәнә.

Физика

Химия

Биология

Слайд 5

Социология җәмгыять төзелешен, анда яшәүче кешеләр төркемнәренең үзара йогынтысын өйрәнә.
Фәлсәфә (Философия) кешенең дөньяга

карашын һәм дөньяда кешенең урынын өйрәнә.
Тарих кешелекнең үткәнен өйрәнә.
Психология кешенең эчке дөньясы һәм аның үз-үзен тотышы турындагы фән
Антропология кешенең килеп чыгышы һәм үсеше турындагы фән
Демография халыкны, аның составын өйрәнә торган фән.
Иҗтимагый фәннәрдә сорашу, күзәтү, эксперимент, үлчәү, документларны анализлау һәм башка төрле алымнар кулланыла.

Слайд 6

Белем алу – максатчыл һәм оешкан төстә фәнни белем нигезләрен үзләштерү процессы.
Законнар белем

алу системасының өч баскычын билгели
Мәктәпкәчә (балалар бакчалары);
Гомуми мәктәп (мәктәпләр, гимназиләр): башлангыч (1-4 кл.), төп (5-9 кл.), урта (10-11 кл.);
Профессиональ (көллият, техникумнар, институтлар, университет, академияләр).
РФ конситуциясе һәм РФ ның “Мәгариф турында” законы һәркемгә гомуми белем алу мөмкинлеге бирә.
Югары белемне конкурс нигезендә бушлай яки конкурстан узмаган очракта түләүле тәртиптә алырга мөмкин.

4. Белем алу хокукы.

Имя файла: Фән-һәм-белем-бирү.-Җәмгыять-белеме.-6-нчы-сыйныф..pptx
Количество просмотров: 29
Количество скачиваний: 0