Нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймарданова Рамилә Фатхетдин кызы презентация

Содержание

Слайд 2

МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы
Шәймарданова Рамилә Фатхетдин кызы

Күрче, дөнья нинди матур, Тирә ягың гөл генә,
Гөлбакчадай ямьле була Бары туган җир генә.

МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәймарданова Рамилә
Фәтхетдин кызы

Слайд 3

Күрче, дөнья нинди матур, Тирә ягың гөл генә,
Гөлбакчадай ямьле була Бары туган җир генә.

Слайд 4

Мин – Шәймарданова Рамилә Фәтхетдин кызы. Тумышым белән Алабуга районы Сарсаз авылыннан.

Слайд 5

Авылым табигатьнең бик матур бер почмагында урнашкан. Язын авыл кырындагы алма бакчасы

ап-ак чәчәккә күмелә. Талларга кунып сандугачлар сайрый.
Авылым табигате кочагында иркәләнеп-назланып, яланаяк йөгереп үскән кыз мин.

Слайд 6

И авылым, син еракта инде, Сагындырып төшкә керәсең. Язмышларга ниләр язылганны, Туган нигез – күбрәк беләсең.

Слайд 7

Язмыш җилләре кешене, туган нигезеннән аерып алып, кая гына илтеп ташламый. 10нчы сыйныфны

тәмамлаганнан соң мин Яр Чаллы шәһәренә килдем.

Слайд 8

Һөнәри эшчәнлегем 1996нчы елны Яр Чаллы шәһәренең 54нче татар гимназиясендә белем бирү эшеннән

азат ителгән сыйныф җитәкчесе буларак башланып китте.

Слайд 9

2004нче елдан МБГББУ “Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбияты

укытучысы булып эшлим.

Слайд 10

Мәктәбебез коллективы бик дус
һәм ярдәмчел.

Слайд 11

Дөнья иң-иң матур ил Ул – минем туган илем. Дөнья иң-иң матур тел Ул –

минем туган телем.
Энҗе Мөэминова

Слайд 12

Эшемдә төп максатым: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Һөнәри эшчәнлегемдә уен һәм информацион коммуникатив

технологияләрне, проектлар методын яратып кулланам.

Слайд 13

Укучылар иҗади эшләре белән таныштыра

Слайд 14

Төрле уеннар уйныйбыз

Слайд 15

Класстан тыш чаралар бик күңелле үтә

Слайд 16

Төрле әкиятләрне сәхнәләштерәбез

Слайд 17

Укучылар төрле олимпиадаларда теләп катнашалар. Призлы урыннар алалар, җиңүчеләр булалар. Аларның уңышлары минем

өчен дә шатлык.

Слайд 18

Мин үзем дә төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Бу бәйгеләр минем һөнәри осталыгымны

камилләштерә ярдәм итә.
Имя файла: Нең-1-категорияле-татар-теле-һәм-әдәбияты-укытучысы-Шәймарданова-Рамилә-Фатхетдин-кызы.pptx
Количество просмотров: 6
Количество скачиваний: 0