Кыш ачуланды. презентация

Содержание

Слайд 2

Иң элек кошларга бәйләнде.

Иң элек кошларга бәйләнде.

Слайд 3

Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Слайд 4

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелышып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар,

зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелышып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар,

Слайд 5

Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Слайд 6

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады.

Слайд 7

Ачы суыклар алып килде.

Ачы суыклар алып килде.

Слайд 8

Урманнарны кар басты.

Урманнарны кар басты.

Слайд 9

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде,

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде,

Слайд 10

икенчесе тирән оясына кереп ятты.

икенчесе тирән оясына кереп ятты.

Слайд 11

Ә йорт хайваннары җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап яши бирделәр.

Ә йорт хайваннары җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап яши бирделәр.

Слайд 12

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да җитте: күлләр, елгалар өстен

боз белән каплады.

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да җитте: күлләр, елгалар өстен боз белән каплады.

Слайд 13

Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Слайд 14

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле,

дип уйлады.

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле, дип уйлады.

Слайд 15

Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек һәм стеналар- ны шакыды. Салкыннан бүрәнәләр шартлады.

Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек һәм стеналар- ны шакыды. Салкыннан бүрәнәләр шартлады.

Слайд 16

Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек һәм бияләйләрен

киеп эшкә киттеләр.

Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек һәм бияләйләрен киеп эшкә киттеләр.

Слайд 17

Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды:
бала - чага чана шуды.

Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды: бала - чага чана шуды.

Слайд 18

Кар бабай ясап куйды.

Кар бабай ясап куйды.

Слайд 19

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый. Ул зәһәрләнеп елый. Өй

кыекларыннан кышның күз яшьләре тама... Димәк, яз якынлаша!

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый. Ул зәһәрләнеп елый. Өй

Слайд 20

Кыш ничек ачуланды?
Кошлар кая очтылар?
Җәнлекләр нишләде?
Балыклар нишләде?
Балалар нишләделәр?

Кыш ничек ачуланды? Кошлар кая очтылар? Җәнлекләр нишләде? Балыклар нишләде? Балалар нишләделәр?

Имя файла: Кыш-ачуланды..pptx
Количество просмотров: 15
Количество скачиваний: 0