Слайд 2
![Фигыль- эшне,хәрәкәтне, хәлне белдерә торган сүз төркеме (глагол- часть речи,](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/389054/slide-1.jpg)
Фигыль- эшне,хәрәкәтне, хәлне белдерә торган сүз төркеме (глагол- часть речи, которая
обозначает действие предмета)
Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? (что делает? что делал? что будет делать?) сорауларына җавап бирә :яза, укыды,сөйләгән, барыр,киләчәк.
Слайд 3
![Фигыльләр барлык һәм юклык формасында була(глаголы могут быть в положительной](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/389054/slide-2.jpg)
Фигыльләр барлык һәм юклык формасында була(глаголы могут быть в положительной форме
и в отрицательной)Юклыкта –ма,-мә,-мый,-ми кушымчалары ялгана(в отрицательной форме добавляются окончания –ма,
-мә,-мый,-ми)
барма,килмә,укымый,сөйләми
Слайд 4
![Төркемчә (наклонение) 1.Боерык фигыль (повелительное наклонение ) 2.Хикәя фигыль (](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/389054/slide-3.jpg)
Төркемчә (наклонение)
1.Боерык фигыль (повелительное наклонение )
2.Хикәя фигыль ( изъявительное наклонение
)
3.Шарт фигыль ( условное наклонение )
4.Сыйфат фигыль (причастие)
5.Хәл фигыль (деепричастие)
6.Исем фигыль (имя действия)
7. Инфинитив
Слайд 5
![1.Боерык фигыль (повелительное наклонение )-эш кушуны,боеруны белдерә.Нишлә? соравына җавап бирә.](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/389054/slide-4.jpg)
1.Боерык фигыль (повелительное наклонение )-эш кушуны,боеруны белдерә.Нишлә? соравына җавап бирә.
2.Хикәя
фигыль ( изъявительное наклонение )- эш яки хәлнең үтәлүен белдерә.Нишли? соравына җавап бирә.
3.Шарт фигыль (условное наклонение)- икенче бер эшнең үтәлүенә шарт булып килгән эшне белдерә.
Нишләсә? соравына җавап бирә.
4.Сыйфат фигыль (причастие)-предметның билгесен аның эше аркылы белдерә.Нишләгән(кыз)? соравына җавап бирә.
Сөйләгән кыз
Слайд 6
![5.Хәл фигыль (деепричастие)-төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/389054/slide-5.jpg)
5.Хәл фигыль (деепричастие)-төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне
белдерә.Ничек(эшли)? соравына җавап бирә.
Сөйләп эшли
6.Исем фигыль (имя действия)-эш яки хәлнең исемен атый.Нишләү? соравына җавап бирә.
7.Инфинитив-эш яки хәлне максат яисә тиеш булу мәгънәсендә белдерә.
Нишләргә? соравына җавап бирә.