Яр чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе презентация

Содержание

Слайд 2

 

Безнең девиз
«Татарстан балалары» Барысын да булдыра,
Татарча сөйләшә,
Җырлый, бии...
Барысын да уздыра!
Максатларыбыз:
1. Халыкны, бигрәктә

яшьләрне татарча сөйләшергә өндәү.
2. Шәһәребездәге көнкүреш хезмәтләре күрсәтү урыннарында, кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә, даруханәләрдә, урамда татарча сөйләшүне гамәлгә кертү.
3. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү.
4. Талантлы яшьләрне барлау, милли үзаң тәрбияләү

Команданың исеме
«ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ»

Слайд 3



Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары инде берничә ел рәттән “Мин татарча

сөйләшәм!” акциясе кысаларында уздырылган мәктәп, шәһәр, республикакүләм чараларда актив катнаша. Акциягә әзерлек эшләре урта сыйныфларда укучы төрле милләт балаларыннан команда төзү, команданың исемен, девизын булдыру, максатын билгеләү белән башланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә һәрбер чарада укучылар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар.
Акцияне оештыруда башлап йөрүче җитәкчеләр: 50 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ибраһимова Зөлфия Рафаэль кызы, Разетдинова Әлфинур Котдус кызы һәм 5-7 сыйныфларның төрле милләттән булган 15 укучысын берләштергән “Татарстан балалары” командасы

Слайд 4



Акциягә әзерлек чорында укучылар төрле зурлыктагы логотиплар, “Мин татарча сөйләшәм” дигән

плакатлар, “Синең 150 сүздән торган татарча сүзлегең ” дип аталган сүзлекләр һәм буклетлар әзерләделәр, “Туган тел” көненә багышланган газеталар чыгардылар.

Слайд 5

Март аенда укучыларыбыз 31нче бистә янында урнашкан җәмәгать оешмаларында, музейларда, кибетләрдә, даруханәләрдә, икмәк

пешерү йортларында булдылар. Акциядә катнашучылар оешмаларның исем-атамаларының, эш сәгатьләренең ике дәүләт телендә язылу-язылмавын күзәттеләр. Ике телдә язулары булган оешмаларга рәхмәт әйттеләр.Рус телендә генә язылу очракларын күргәндә, җитәкчеләргә ике телдә дә язуларын үтенгән хатлар тапшырдылар

Слайд 6

Халык белән аралашкан вакытта татар теленең матурлыгы һәм камиллеге, татар телен белүнең

әһәмияте турында әңгәмә алып бардылар; татар телен өйрәнергә чакырдылар; үзләре ясаган “Минем 150 сүзем” дип аталган сүзлекчәне, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе эмблемаларын тараттылар.

.

Слайд 7

“Мин татарча сөйләшәм” программасы уку елы башында старт ала.
Мәктәбебез укучылары ел саен

ДДТ 15 тә уздырылган барлык чараларда теләп катнашалар, лаеклы урыннар алалар

Слайд 8

“Уйнап күңел ачабыз” бәйгесендә чыгыш ясау

Слайд 9

I Халыкара нәфис сүз әдәби бәйгесе «Муса Җәлил укулары»нда катнашу

Слайд 10

“Татар кызы- 2018”

“Татар малае -2018”

“Татар малае -2019”

Бәйгеләрдә актив катнашабыз, лаеклы

урыннар яулыйбыз

Слайд 11

«Диалог» шәһәр программасында катнашу

Слайд 12

Төбәкара, республикакүләм бәйгеләрдә яулаган үрләребез

Слайд 13

Теле барның – иле бар,
Иле барның – горурланырлык үткәне бар

Слайд 14

Мәктәптә Халыкара Туган тел көне

Слайд 15

Мәктәптә Халыкара Туган тел көне

Моңы булган халыкның теле була,
Теле булган халыкның милләте була,
Милләте

булган халыкның дәүләте була
Дәүләте булса, ул тарихта кала

Чит ил студентлары бездә кунакта

Слайд 16

Мәктәп китапханәсендә татарча китаплар, газета-журналлар укыйбыз,
китап укучылар конференцияләре, викториналар, тематик кичәләр уздырабыз

Слайд 17

Мәктәп ашханәсендә дә саф татарча сөйләшәбез.
Татар халкының милли ризыкларын бик яратабыз

Слайд 18

”Машенька”, “Родничок”
балалар бакчаларында
- Исәнмесез.
- Исәнмесез. Сез урамга күптән чыктыгызмы?
- Юк. Әле яңа

чыктык?
- Сез татарча сөйләшәсезме?
- Әйе, сөйләшәбез.
- Балалар бакчасында татар телен өйрәнәсезме?
- Әйе, өйрәнәбез.
- Татарча сөйләшү авырмы?
- Юк авыр түгел.
- Бу эмблемалар, сүзлекләр сезгә.
- Рәхмәт.
- Сау булыгыз.
- Сау булыгыз

Слайд 19

Кибеттә

- Исәнмесез.
- Исәнмесез.
- Сез татарча сөйләшәсезме?
- Әйе, сөйләшәм.
- Кибеттә татар телендә

сөйләшүче сатучылар бармы?
- Әйе, бар. Безнең 4 хезмәткәребез татар милләтеннән.
- Сатып алучылар татарча сөйләшәләрме?
- Әйе, сөйләшәләр.
- Сезгә татарча сөйләшү ошыймы?
Әлбәттә, ошый. Татар теле – минем туган телем.
- Менә бу сүзлек сезгә.
- Рәхмәт.
- Сау булыгыз.
- Сау булыгыз.

Слайд 20

Табиб янында
- Исәнмесез.
- Исәнмесез. Кай җирегез авырта?
- Минем башым авырта.
- Температурагыз бармы?

Әйдәгез үлчибез. Тамагыгыз авыртмыймы?
- Юк, тамагым авыртмый.
- Менә бу рецепт буенча даруханәдән дару алырсыз.
- Ярар. Рәхмәт.
- Авырмагыз. Терелегез. Сау булыгыз.
- Сау булыгыз.

Слайд 21

Экология музеенда
- Исәнмесез.
- Исәнмесез. Сез музейда беренче тапкырмы?
- Юк. Минем булганым бар.
- Бездә

гөлләр күргәзмәсе. Рәхим итегез.
- Рәхмәт. Монда бик матур.

Слайд 22

Экология музеенда Театр елына багышланган кичәдә

Слайд 23

Икетеллелек сакланган алтакталар

Слайд 24

Икетеллелек сакланмаган алтакталар

Слайд 25

Безнең тараткан эмблемаларыбыз
һәм сүзлекчәләребез

Слайд 26

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе нәтиҗәләре
1.Барлыгы 57 кешегә төрле-төрле сораулар бирелде: алар

арасында татар телен аңлый һәм сөйләшә белүчеләр – 30% аңлый, җавап биргәндә рус сүзләрен дә кулланып сөйләшүчеләр – 15%, әңгәмәдә катнашучыларның 55% татарча аңламый. Акция барышында үткәрелгән чараларда төрле милләт балалары (татар, рус, азербайҗан, немец, чуваш, башкорт ) актив булдылар.
2.”Татарстан балалары” командасы 3 мәкалә язды
3. вконтакте социаль челтәрендә үз постыбызны булдырдык: https://vk.com/club91877858
4. “Маша һәм кайнатма” мультфильмын тәрҗемә иттек (50нче мәктәпнең вконтакте челтәрендә)
5. “Спорт якын дустың булсын!” дип аталган кыска метражлы фильм төшердек, фильмда яңгыраган җыр сүзләренең авторы: Ибрагимова Светлана 50 нче мәктәпнең 8нче Б сыйныф укучысы
Имя файла: Яр-чаллы-шәһәренең-аерым-фәннәрне-тирәнтен-өйрәнүче-50-нче-урта-гомуми-белем-бирү-мәктәбе.pptx
Количество просмотров: 54
Количество скачиваний: 0