Күгәрчен тарихы презентация

Слайд 2

Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары
Минемчә, үзен мәдәниятле, зыялы санаган хәзерге заман кешесе үз

авылы тарихын белергә, аның белән кызыксынырга тиеш. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” диләр бит.Шуны истә тотып, Күгәрчен авылы тарихын өйрәнүне мин үземнең бурычым дип санадым. Чөнки, мин шушы бай тарихлы авылда туганмын.
Хезмәтнең максаты: Күгәрчен авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып, Күгәрчен авылы тарихын яктырту;
Авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны күбрәк туплап, эзләнүләр алып барып, авылым тарихын өйрәнү.
Югала барган тарихи мәгълүматларны яңарту.

Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары Минемчә, үзен мәдәниятле, зыялы санаган хәзерге заман кешесе

Слайд 3

Туган ил кайдан башлана?

Туган ил кайдан башлана? Бәлки, ул бала аңлый башлагач, әнисенең

сөйкемле күзләреннәндер? Бәлки, сабый беренче күргән авыл өстендәге зәңгәр күктәндер? Бәлки, Туган ил турындагы беренче хисләр, уйланулар туган йортта, үзең белем алган мәктәптәндер....
Ләкин ничек кенә булмасын, Туган ил ул, минемчә, туган авылыңнан башлана. Кая китсәң дә авылга тизрәк кайтасы килә, аны юксынасың. Кыскасы, туган авыл һәркем өчен дә бик кадерле ул.

Туган ил кайдан башлана? Туган ил кайдан башлана? Бәлки, ул бала аңлый башлагач,

Слайд 4

АВЫЛГА ИСЕМ КУЕЛГАН УРЫН

Авылның 1367 елда Агамкол баба белән угылы Хуҗамкол экранда күрсәтелгән

Суша елгасы буендагы чишмә янына ял итәргә туктыйлар,шулчак чишмә янына кояшта түшләре җемелдәп торган күгәрченнәр төшеп кунган. Шуннан соң булачак авылга Күгәрчен исеме кушканнар.

АВЫЛГА ИСЕМ КУЕЛГАН УРЫН Авылның 1367 елда Агамкол баба белән угылы Хуҗамкол экранда

Слайд 5

КҮГӘРЧЕН АВЫЛЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ РИВАЯТЬ Зәйтүн елгасы

1921 елда, Урта Идел төбәгендә көчле корылык була.

Игеннәр юкка чыга. Шул сәбәпле, халык ачтан үлмәс өчен, юа (болын үләне) элмә агачы кайрысы, черек бәрәңге, алабута, кычыткан, юкә кайрысы кебек әйберләрне тегермәндә тарттырып, аларга булдыра алганча он кушып, ашарга мәҗбүр була. Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә дә энесе белән бергә урманга элмә кайрысына барырга була. Алар, ни сәбәпледер, өйдә чакта ук энесе белән ачуланышалар. Юлда барганда энесе апасын үтереп, елгадагы кар астына күмеп куя. Бу хәл март аенда булу сәбәпле, тиз арада карлар эри башлый һәм Зәйтүнәнең гәүдәсе табыла. Башта Зәйтүнәне адашкандыр дип уйлыйлар. Гәүдәсе табылгач, аның үтерелгәнлеге ачыклана. Зәйтүнә бик матур, 19-20 яшьләрдәге кыз була. Шул еллардан бирле бу елганы” Зәйтүн елгасы” дип атый башлыйлар Бу елга авылдан чыгып, әрәмәлектән барганда уң якта кала.

КҮГӘРЧЕН АВЫЛЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ РИВАЯТЬ Зәйтүн елгасы 1921 елда, Урта Идел төбәгендә көчле

Слайд 6

КҮГӘРЧЕН АВЫЛЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЗЫЯЛЫ ШӘХЕСЛӘР

КАЮМ НАСЫЙРИ

МИРГАЗИЗ УКМАСЫЙ
ХАТЫНЫ

ФАТЫЙМА

КҮГӘРЧЕН АВЫЛЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЗЫЯЛЫ ШӘХЕСЛӘР КАЮМ НАСЫЙРИ МИРГАЗИЗ УКМАСЫЙ ХАТЫНЫ ФАТЫЙМА

Слайд 7


КҮГӘРЧЕН МӘЧЕТЛӘРЕ

КҮГӘРЧЕН МӘЧЕТЛӘРЕ

Слайд 8

МӘКТӘПЛӘР ТАРИХЫННАН МИЗГЕЛЛӘР 60-80 елларда һәм хәзерге көндә

МӘКТӘПЛӘР ТАРИХЫННАН МИЗГЕЛЛӘР 60-80 елларда һәм хәзерге көндә

Имя файла: Күгәрчен--тарихы.pptx
Количество просмотров: 17
Количество скачиваний: 0