Күгәрчен тарихы
Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары Минемчә, үзен мәдәниятле, зыялы санаган хәзерге заман кешесе үз авылы тарихын белергә, аның белән кызыксынырга тиеш. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” диләр бит.Шуны истә тотып, Күгәрчен авылы тарихын өйрәнүне мин үземнең бурычым дип санадым. Чөнки, мин шушы бай тарихлы авылда туганмын. Хезмәтнең максаты: Күгәрчен авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып, Күгәрчен авылы тарихын яктырту; Авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны күбрәк туплап, эзләнүләр алып барып, авылым тарихын өйрәнү. Югала барган тарихи мәгълүматларны яңарту. Туган ил кайдан башлана? Туган ил кайдан башлана? Бәлки, ул бала аңлый башлагач, әнисенең сөйкемле күзләреннәндер? Бәлки, сабый беренче күргән авыл өстендәге зәңгәр күктәндер? Бәлки, Туган ил турындагы беренче хисләр, уйланулар туган йортта, үзең белем алган мәктәптәндер.... Ләкин ничек кенә булмасын, Туган ил ул, минемчә, туган авылыңнан башлана. Кая китсәң дә авылга тизрәк кайтасы килә, аны юксынасың. Кыскасы, туган авыл һәркем өчен дә бик кадерле ул.